Мәгариф системасы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында 2021 елның 29 июнендә Лаеш техник-икътисадый техникумы базасында һөнәри белем бирү секциясе узачак. Аның темасы: «Һөнәри белем һәм хезмәт базары: яңа икътисад өчен заманча кадрлар».
Секция турыдан-туры һәм дистанцион режимда узачак. Секция эшендә 300дән артык кеше катнашачак. Алар – колледжлар һәм техникумнарның укыту-җитештерү һәм тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасарлары, министрлыклар, ведомстволар һәм эш бирүчеләр вәкилләре. Алар арасында түбәндәгеләр бар: «КАМАЗ» ГАҖ, «Транснефть - Прикамье» АҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - «Туполев» ГАҖ, «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» АҖ, «Элекон заводы» АҖ, «Татэнерго» АҖ филиалы - «Түбән Кама җылылык челтәрләре» АҖ, «Эникс» АҖ, «Тулпар» ҖЧҖ, «КАПО» АҖ, «ТАИФ» АҖ, «Фирма» ҖЧҖ һәм башкалар.
Секция утырышының максаты – Татарстан Республикасы икътисадының көндәшлеккә сәләтлелеге нигезләре буларак урта һөнәри белем алу мөмкинлеге һәм сыйфаты турында фикер алышу, ул аның квалификацияле эшчеләр, хезмәткәрләр һәм урта звено белгечләре әзерләү өлкәсендә җитештерүнең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең актуаль һәм перспектив таләпләрен канәгатьләндерү сәләтен тәэмин итә.
Секциянең пленар утырышы барышында һөнәри белемнең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узачак. Мәгариф системасы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы секциянең эш нәтиҗәсе булачак, ул 2021 елның 19 августында Актанышта узачак.