23-25 июньдә Түбән Кукмара авылында Татарстан укучылары арасында V Туриада (спартакиада) исәбенә укучыларның 65 нче республика туристлык слеты узды.
Слетта республиканың 10 муниципаль берәмлегеннән 120 кеше катнашты.
Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Яңа Савин районының «Простор» балалар-яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты белән берлектә Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге, Кукмара районының «Галактика» балалар иҗаты үзәге.
Слетның зачет төрләре:
Дистанциядә спорт туризмы буенча слет – 2 сыйныф җәяүлеләр өчен.
"Контроль-туристик маршрут" слеты.
Спорт ориентлашуы буенча слет (лабиринт).
Конкурс программасы.
Ярыш нәтиҗәләре буенча гомуми зачетта түбәндәгеләр җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
12-13 яшь төркемендә:
1 урын – Арча районы Укучылар сарае;
2 урын – Казан шәһәре Яңа Савин районының «Простор» балалар-яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты;
3 урын – Бөгелмә районының балалар-яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе.
14-15 яшь»яшь төркемендә:
1 урын – Казан шәһәре Яңа Савин районының «Простор» балалар-яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты;
2 урын – Балтач районының мәктәптән тыш эшләр үзәге;
3 урын – Арча районы Укучылар сарае;
16-18 яшь категориясендә:
1 урын – Казан шәһәре Яңа Савин районының «Простор» балалар-яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты;
2 урын – Балтач районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге;
3 урын – Казан шәһәре Мәскәү районының балалар-яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты һәм 33 нче гимназия.