Рөстәм Миңнеханов өч яшь инженерга Татарстан Дәүләт Премиясен тапшырды

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Е. Алемасов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен өч яшь галимгә бирү турындагы указга кул куйды. Документ республиканың рәсми порталында урнаштырылган.

Юл һәм гидроизоляция билгеләнешендәге тотрыклы битумполимер дисперсияләрен алуның фәнни нигезләрен эшләүгә зур өлеш кертүе өчен премия Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының техник фәннәр кандидаты Дамир Әюповка бирелде.

Нефть үткәргечләрдә күп компонентлы агымнарны бәяләү методларын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» Федераль тикшеренү үзәгенең техник фәннәр кандидаты Илья Саушинга бирелде.

Аддитив җитештерү өчен металл порошокларын плазмалы эшкәртү технологиясенең физик нигезләрен үстерүгә һәм фән сыйдырышлы машина төзелеше әйберләрен алуга керткән өлеше өчен — Казан милли тикшеренү техник университетының техник фәннәр кандидаты Илья Цивильскийга бирелде

Премия ел саен яшь галимнәргә инженерлык фәннәре өлкәсендә күренекле фәнни казанышлары һәм фән һәм сәнәгатьнең өстенлекле тармакларын үстерүгә зур өлеш керткән өчен бирелә. Ул академик, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, ике тапкыр СССР Дәүләт премиясе лауреаты Вячеслав Алемасов истәлегенә гамәлгә куелды.

Премия беренче тапкыр 2015 елда тапшырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International