Татарстанда «Сәләт» форумының икенче сменасы башланды

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Биләр тарих-археология музей-тыюлыгы мәйданчыгында «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумының икенче сменасы — Arts Biler forum башланды. Чара тарихында беренче тапкыр смена тере лабораторияләр — гади катнашучылар һәм аларның танылган остазлары иҗат берлекләре форматында узачак. Биш көн эчендә командалар өч юнәлеш буенча: бию, музыка һәм театр буенча яңа проектлар әзерләргә һәм тәкъдим итәргә тиеш.

Барлыгы тугыз лаборатория үткәрү планлаштырылган. Остазлар ролендә Нурбәк Батулла, Анна Щеклеина һәм Надежда Апполонова (бию юнәлеше), Марат Татурас, Сергей Костюжов һәм Миләүшә Хәйруллина (музыкаль юнәлеш), Булат Минкин, Регина Саттарова һәм Динара Сәйфетдинова (театр юнәлеше) чыгыш ясый.

Моннан тыш, форум программасы төрле һөнәри өлкәләрнең: фән, сәнгать, сәясәт, спорт һәм башка абруйлы вәкилләре катнашында күпсанлы мастер-класслар, тренинглар, иҗади очрашулар һәм түгәрәк өстәлләрне үз эченә ала.

Яшь артистларның һәм аларның педагогларының йомгаклау эшләре Arts Biler forum ябылу көнендә – 30 июньдә узачак гала-концертта тәкъдим ителәчәк.

Теләге булган һәркем «Сәләт» форумының кабатланмас атмосферасына үтеп керә алачак. SeletLive территориядә барган вакыйгаларны күзәтеп торырга, яңалыкларны реаль вакыт режимында белергә мөмкинлек бирәчәк. Видеотрансляцияләр форумның рәсми битләрендә Instagram, «ВКонтакте» һәм YouTube социаль челтәрләрендә оештырылачак.

"Сәләт" форумының оештыру комитеты адресына барлыгы 2 меңнән артык гариза керде. Проектта катнашу өчен 12-22 яшьләрдәге яшь музыкантлар, биючеләр, деклараторлар һәм актерлар чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International