Казан кызы ике БДИны 100 баллга тапшырды

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Казанның 102 нче гимназиясе укучысы Камилла Гатина химия һәм рус теле буенча БДИ 100 баллга тапшырды.

Мәктәп укучысы белдергәнчә, ул Мәскәүдә укырга хыяллана – Мәскәү медицина-стоматология университетына укырга керергә, бик яхшы теш табибы булырга җыена, һәм ул бөтен көчен әлеге хыялның тормышка ашуына юнәлтте.

Кыз сүзләренчә, БДИга ул максатчан рәвештә сигезенче сыйныфтан ук әзерләнә башлаган. Укытучының һәр сүзен сеңдерергә, барлык биремнәрне үтәргә тырышкан. “Соңгы уку елында аеруча нык тырыштым. Хәтта мәктәптән соң да өстәмә рәвештә алты-җиде сәгать шөгыльләндем ", - дип сөйли чыгарылыш укучысы. Укучы үзенең химия укытучысына, бер үк вакытта класс җитәкчесе Зөлфия Гыйбадуллинага рәхмәт белдерә.

"Ул көчле педагог, үзенең тирән белемнәрен безгә, үз укучыларына тапшыра алды. Ул безнең белән дәресләрдән соң күп шөгыльләнде. Сыйныфта 27 бала бар иде. Химияне сайлаган кешеләрнең барысы да югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Аңа нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, һәрвакыт ярдәм итә. Мин аңа бик рәхмәтле", - ди чыгарылыш сыйныф укучысы.

Рәхмәт сүзләре белән ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Боженконы да искә төшерә. Репетиторлар кызга кирәк булмый, чөнки аның мәктәбендә укытучылар – көчле, балаларга вакыт кызганмаган, өстәмә дәресләр уздырган, диалогка һәрвакыт ачык булган, дип ачыклык кертә Камилла.

Ике имтиханны да максималь балларга бирү өчен аңа күп шөгыльләнергә туры килгән. Күңел ачу һәм мавыгулар икенче планга күчте, ди ул. Камилла хәтта социаль челтәрләрне телефоныннан алып ташлаган һәм моңа үкенми, бу аңа бик ярдәм итте, ди.

"Без күпме вакытны бушка әрәм итәбез икән! Укуга комачаулый торган барлык күңел ачулар вакытны ала, бер-ике елга булса да икенче планга күчерергә кирәк. Ышаныгыз, нәтиҗә булачак!” - диде “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәдә кыз.

Хәзер кыз биология буенча БДИ нәтиҗәләрен көтә. Сыйныф җитәкчесе, химия укытучысы Зөлфия Гыйбадуллина әйтүенчә, Камилла Гатина  сыйныфыннан быел 21 укучы  химия буенча БДИ сайлаган. Аларның өчесе 84 дән 97гә кадәр балл алды. Сыйныф буенча уртача балл – 83.

"Мин күп еллар балаларны имтиханнарга әзерлим. Камилла – минем 100 балл җыйган беренче укучым түгел. Ел саен диярлек минем шундый чыгарылыш укучыларым була", - ди ул.

Укытучысы Камилланы тырышлыгы, максатчанлыгы өчен мактый.

“Камилла үз тырышлыгы белән уңышка иреште. Ул 100 балл җыярга өметләнгән иде. Кыз бик яхшы гаиләдә үскән. Әти-әнисе һәрвакыт кызларының укуы белән кызыксындылар, мәктәпнең барлык чараларында катнаштылар. Шундый игътибарлы, җаваплы ата-аналарда шундый бала үсүе гаҗәп түгел", - ди укытучы.

Зөлфия Гыйбадуллина шулай ук имтиханнарда укучыларның югары нәтиҗәләре сере белән уртаклашты. "Балага уку авыр биреләме, җиңелмеанысы мөһим түгел. Уңышның 20 проценты гына таланттан тора, калган 80 проценты – тырышлык, хезмәт сөючәнлек нәтиҗәсе. Тырышкан кеше дәрестә ачык күренә. Бик тырышкан кеше югары балларга имтихан бирә. Баланың тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге булмаса, нинди генә методика кулланмыйк, без аларга ничек кенә аңлатсак та, югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел, - ди Зөлфия Гыйбадуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International