Мәгариф системасының педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында 29 июньдә Чистайның 2 нче лицей базасында мәгариф хезмәткәрләренең «Мәктәпкәчә белем бирүне үстерү ресурсы буларак, инновацион практикалар» темасына республика август киңәшмәсе секциясе узды.
Секция эшендә 100 дән артык кеше катнашты. Алар: мәгариф идарәләренең (бүлекләренең) мәктәпкәчә белем бирү бүлекләре башлыклары, мәгариф идарәләренең мәктәпкәчә белем бирү буенча идарә органнары белгечләре һәм методистлары, балалар бакчалары җитәкчеләре, Роспотребнадзор, КФУ, ИРО, педагогика көллиятләре вәкилләре.
Секция кысаларында эш тәҗрибәсеннән ачык чаралар, презентацияләр һәм чыгышлар тәкъдим ителде. Анда түбәндәге темалар чагылыш тапты: «Балалар бакчасының социум белән хезмәттәшлегенең инновацион инструментлары», «Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә фактор буларак, инновацияләр» һәм башкалар.
Пленар утырыш барышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова катнашты.
Секциянең пленар утырышы барышында Татарстанның мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Секция эшенең нәтиҗәсе булып мәгариф системасының педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы өчен эшләнгән тәкъдимнәр булды. Ул 19 августта Актанышта узачак.