Түбән Камада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Балаларга өстәмә белем бирүне үстерүнең перспектив модельләре. Актуаль мәсьәләләр» исеме астында август киңәшмәсенең секциясе утырышы узды.
Секциягә 420 катнашучы чакырылган иде. Болар – район башкарма комитетларының мәгариф бүлекләренең (идарәләренең) тәрбия эше буенча җитәкчеләре урынбасарлары;
балаларга өстәмә белем бирүче мәгариф оешмалары директорлары;
ПМС үзәкләре директорлары; спорт-сәламәтләндерү юнәлешен алып баручы район мәгариф бүлекләренең (идарәләренең) методистлары, шулай ук балалар хәрәкәте мәсьәләләре; муниципаль районнарның опека һәм попечительлек органнары белгечләре; ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар учреждениеләре директорлары; ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү, алмаштыручы гаиләләрне әзерләү һәм озата бару үзәкләре директорлары.
Секция 6 төрле мәйданчыкта эшләде. Секция утырышының беренче өлешендә тематик мәйданчыклар эшләде, аларда коллегалар тәҗрибә уртаклаштылар һәм республикада балалар хәрәкәте һәм мәктәп спортын үстерү, гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге, белем бирү процессында катнашучыларны психологик-педагогик озата бару мәсьәләләре буенча кызыклы тәҗрибәләр тәкъдир иттеләр, Татарстанда балаларга өстәмә белем бирү системасын үстерүнең максатчан моделе турында фикер алыштылар.
Секциянең пленар утырышы Халык иҗаты йортында узды. Анда онлайн режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Ләйлә Фазлыева, Бөтенроссия сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү үзәге директоры Оксана Гончарова, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең идарә җитәкчесе урынбасары – техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан алу эшләре бүлеге башлыгы Дамир Бикмөхәммәтов, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев катнашты.
Секциянең пленар утырышы эшендә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Гыйниятуллин; 1370 нче мәктәп идарәче советы рәисе, Мәскәү мәгариф департаментының шәһәр эксперт-консультатив советы әгъзасы, Intalent һәм InLearno платформаларына нигез салучы Александр Костин; ТР Мәгарифне үстерү институтының педагогика, психология һәм андогика кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты, ТР баш штаттан тыш эксперт-психологы Ирина Лушпаева катнашты.
Август киңәшмәсе – республика мәгарифенең аеруча әһәмиятле проблемалары буенча традицион күмәк фикер алышу ул.