Бүген Казанның "Ак Барс Арена" стадионы территориясендә гомумшәһәр мәктәп чыгарылыш кичәсе узачак. Быел шәһәрнең 191 гомуми белем бирү учреждениесен 6099 унберенче сыйныф укучысы тәмамлаган. Бәйрәм 18:00 сәгатьтә башлана.
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бай концерт программасы әзерләнгән, татар инди-лейбл Yummy music – Ilgiz һәм «Оммаж», Enaecash рэп-башкаручысы чыгышлары көтелә.
Яшьләр арасында популяр башкаручылар – җырчы һәм блогер Ваня Дмитриенко һәм RASA музыкаль төркеме хедлайнерлар булачак.
Чыгарылыш кичәсе традицион мәктәп вальсыннан башка узмый. Аны 180 пар башкара. Күккә йөз күгәрчен очырачаклар.
Бәйрәм 21:30 сәгатьтә зур, матур салют белән тәмамланачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.