2021 елның 30 июнендә Яшел Үзән муниципаль районында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Үсеш ноктасы» үзәге» — заманча авыл мәктәпләре өчен мөмкинлекләр территориясе» дип аталган республика август киңәшмәсе секциясендә катнашачак.
Секция эшендә 2019 һәм 2020 елларда «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү мәктәп-үзәкләре, 2021 елда «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәкләре директорлары катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, «Үсеш ноктасы» - мәгариф министрлыгы тарафыннан 2019 елда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән уникаль проект. Авыл җирлегендә һәм зур булмаган шәһәрләрдә уку йортлары базасында 60 меңгә кадәр кеше яшәгән табигый-фәнни, техник, гуманитар һәм цифрлы профильләр буенча белем бирү үзәкләре оештырыла.
Секция эше барышында авыл мәктәпләре директорлары районның эре предприятиеләре — «Майский» Теплица комбинаты» ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ, «Гудакен»ААҖ эшчәнлеге белән танышачак.
Секциянең пленар утырышы Яшел Үзән районы Осиново авылының В.В. Карпов исемендәге лицей – «Үсеш нокталары» гуманитар һәм технологик белем бирү үзәге базасында узачак. Киңәшмәдә катнашучылар гуманитар һәм технологик белем бирү үзәкләре укучылары өчен оештырылган мастер-классларда, практикумнарда һәм ярышларда катнашачаклар.
Республика мәктәпләре директорлары биология дәресендә булачаклар һәм «Үсеш ноктасы» үзәкләре ресурсларыннан файдаланып, укучыларның иҗади сәләтләрен ничек үстерергә мөмкин булуын караячаклар. Шулай ук ресурслардан файдалану киңәшмәдә катнашучыларга тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә дә күрсәтеләчәк, анда ОБЖның башка фәннәр белән интеграцияләү процессы ачык күрсәтеләчәк.
Технология дәресләрендә секциядә катнашучылар «Робофест. Роботлар ярышлары» мәгълүмати технологияләр буенча дәресләр кысаларында квадрокоптерлар һәм VR-технологияләрне уку процессында һәм дәрестән тыш эшчәнлектә куллану күрсәтеләчәк. Киңәшмәдә катнашучылар өчен шахмат тактасы серләрен Яшел Үзән районы Большие Ключи урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары ачачак.