Казанның Идел буе районы егетләре командасы «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Суперфиналында катнашачак. Чара Кировта 11 июльдән 17 июльгә кадәр барачак.
Суперфиналга егетләрнең дә, кызларның да 16 командасы килеп җитте. Бу баскетболчылар илнең иң зур мәктәп чемпионаты чемпионы титулын уйнатачак.
Суперфинал истәлекле датага - кешенең космоска беренче очышының 60 еллыгына багышланган.
Узган сезонда эпидемиологик вәзгыять аркасында бәйге үткәрелмәде. Быел, оештыручылар , спорт чараларына куела торган барлык санитар куркынычсызлык чаралары да үтәләчәк, диләр.
Казан егетләре катнашындагы беренче уен 11 июльдә узачак. Алар Ханты-Мансы автономияле округын тәкъдим итүче Когалыма командасы белән көч алышачак. Уңышлар телибез!