Кабул итү кампаниясе - 2021: Казан абитуриентлары документларны югары уку йортларына почта белән җибәрә ала

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Икенче ел коронавирус пандемиясе мәктәпләрдә дәүләт йомгаклау аттестациясен һәм югары уку йортларында кабул итү кампаниясен уздыру тәртибенә төзәтмәләр кертә. Мәсәлән, югары уку йортларына документларны дистанцион рәвештә бирергә, почта - хат яки бандероль белән җибәрергә мөмкин.

Почта бүлегендә бирелгән квитанция трек-номеры Россия почтасы сайтында җибәрелүне күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Документларны почта аша җибәргәндә абитуриентлар электрон хәбәрнамә алырга мөмкин. Тапшыру турында хәбәрнамәнең скан-күчермәсе 6 ай сакланачак һәм бәхәсле очракларда аны дәлил итеп кулланырга мөмкин.

 Шулай ук, EMS- җибәрү хезмәтеннән файдаланырга мөмкин , курьер документларны  кирәкле урыннан килеп алачак һәм адресатка илтеп тапшырачак.

Документлар кабул итү комиссияләренә вакытында килеп җитсен өчен, белгечләр кайбер кагыйдәләрне  төгәл үтәүне сорыйлар.

"Татарстан почтасы" матбугат хезмәте,  почта бүлекләре хезмәткәрләре уку йортларына абитуриентлардан көн саен хат китерәчәк, ә мондый хатларга аерым игътибар булачак, дип белдерә.Кабул итү комиссияләре инде эшне башлап җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International