Татарстан планканы төшерми: берничә ел дәвамында татарстан укучыларының БДИ буенча уртача баллы Россиянең уртача күрсәткечләреннән югарырак һәм 2021 ел да искәрмә булмады. Бу хакта турыдан-туры эфирда ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов әйтте.
“Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучылары баллары Россиянекеннән югарырак, бу рус теле һәм математикага кагыла. Моннан тыш, быел "йөз балл" һәм "югары балл” га тапшыручылар саны артты", - дип билгеләде спикер.
Гомумән алганда, Татарстанда чыгарылыш имтиханнарын 16 меңнән артык 11 нче сыйныф һәм 36 мең 9 нчы сыйныф укучысы тапшырды.
Докладчы сүзләренчә, быел эпидемиологик вәзгыять йомгаклау аттестациясе кагыйдәләренә үзгәрешләр керткән. Әгәр дә пандемиягә кадәр аттестация өчен рус теле һәм математикадан мәҗбүри БДИ тапшыру таләп ителсә, хәзер урта гомуми белем турындагы документны рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханын (ГВЭ) тапшырып алырга мөмкин.
Моннан тыш, быел информатика буенча имтихан бары тик компьютерларда гына узды. «Чыгарылыш укучылары уңышлы нәтиҗәләр күрсәттеләр», - диде Мөҗипов.