Татарстанның Биектау районы Коркачык авылында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Алар бер катлы бинада урнаштырылачак. Бу хакта халык белән очрашуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов әйтте.
Балалар бакчасы - 20, мәктәп 80 урынга исәпләнгән.
2021 елдан авыл җирлегедәге мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы эшли башлый, дип белдерде депутат.