1 июльдә Әлмәтнең инженерлык лицее базасында мәгариф хезмәткәрләренең “Махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларга ярдәм: нәтиҗәле практика һәм перспективалар” темасына секция үтте. Чара мәгариф системасы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында оештырылды.
Секция эшендә 150 дән артык кеше катнашты.
Секция кысаларында, 5 белем бирү учреждениесендә, балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү белгечләренең ачык чаралары, тәҗрибәләре тәкъдир ителде.
Секциянең пленар утырышында иң яхшы хезмәткәрләр бүләкләнде.