Чаллыда төзелә торган "Адымнар" мәктәбенә меңнән артык кеше гариза биргән

2021 елның 2 июле, җомга

Чаллыда яңа төзелә торган “Адымнар” полилингваль мәктәбендә укырга теләп 1100 гариза бирелгән. Бу хакта журналистларга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов әйтте.

Балалар сайлап алу сынаулары уза. Мәктәптә Олимпиадалар үткәрелде, хәзер шәхси әңгәмәләр алып барыла. Ата-аналарның һәм балаларның мәктәптә кайбер фәннәрне инглиз һәм татар телләрендә укытуга әзер булуы мөһим, диде Башкарма комитет вәкиле.

Балаларны 2 нче сыйныфтан алып 7 нче сыйныфка кадәр җыялар. Һәр сыйныфта 5 әр паралель һәм һәр сыйныфта 24 укучы булыр дип планлаштырыла.

Объект 95% әзер. Мәктәптән тыш, "Адымнар" белем бирү комплексына "Следопыт" шәһәр яны ял лагере керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International