Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов әйтүенчә, җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек буенча комплекслы эш алып барылган. Быел балаларның сәламәтлеген саклау һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен аерым чаралар күрелгән. Шулай ук ятим балаларга, инвалидларга, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга да аерым игътибар бирелә.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Наталия Наумова балалар өчен төрле мөмкинлекләр тудырылуы турында сөйләде - лагерьларда профильле сменалар, шулай ук путёвка бәясенең бер өлешен кайтарырга мөмкинлек бирә торган кешбэк программасы хакында. Ул ассызыклаганча, бала өчен лагерь сайлаганда ата-аналарга мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат алырга кирәк. Һәм мондый мөмкинлекләр төбәкләрнең рәсми мәгълүмат ресурсларында тәэмин ителгән.
«Артек», «Орлёнок», «Океан», «Смена» федераль балалар үзәкләре вәкилләре «Төп тема» сәхифәсендә быелгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең белем бирү программалы сменалардан аермалары, шулай ук куркынычсызлык чаралары һәм педагогик составны әзерләү турында сөйләделәр.
"Яңалыклар" сәхифәсе даими яңартыла һәм үз эченә төбәкләрдә мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә иң мөһим вакыйгаларга күзәтүне ала.
Белешмә өчен:
Россия Мәгариф министрлыгының «Вестник образования» электрон журналын файдалану ирекле, язылу мәҗбүри түгел. Басма айга бер тапкыр чыга.