Быел әлеге предметны 15 июньдә 307 меңгә якын кеше тапшырды. Бу предмет - профильле математикадан кала, сайлау буенча икенче.
Җәмгыять белеме буенча уртача тест баллы узган ел белән чагыштырганда үзгәрмәде диярлек , ул 56,4 тәшкил итте.
29265 катнашучы БДИда 81 дән 100 кадәр балл җыеп, югары нәтиҗә күрсәттеләр. Бу предмет буенча йөзбаллчылар 2021 елда 318 кеше.
Минималь чикне 42 тест баллы белән 18% катнашучы узмаган, бу былтыргы белән чагыштырганда 1% ка кимрәк.