Татарстанның Яшел Үзән районында 30 июньдә, “Үсеш ноктасы” үзәге” -бүгенге авыл мәктәпләре өчен мөмкинлекләр территориясе”мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе узды .
Секция эшендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.
Секция В.В.Карпов исемендәге лицейда - «Үсеш ноктасы» гуманитар һәм технологик белем үзәгендә үтте.
Авыл мәктәпләре директорлары секциясе эше барышында районның эре предприятиеләре - «Майский» теплица комбинаты, «Пестречинка» ҖЧҖ, «Гудакен» ААҖ эшчәнлеге белән таныштылар.
Киңәшмәдә катнашучыларга шулай ук балалар бакчалары эше тәҗрибәсе, физкультура-сәламәтләндерүне үстерүдә яңа алымнар, балалар белән шөгыльләнүдә интерактив технологияләр куллану һәм башкалар тәкъдир ителде. Педагоглар гуманитар һәм технологик белем бирү үзәкләре укучылары өчен оештырылган мастер-классларда, практикумнарда һәм ярышларда катнашты.
Республиканың мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре биология дәресендә булдылар һәм «Үсеш ноктасы» үзәкләре ресурсларыннан файдаланып укучыларның иҗади сәләтләрен ничек үстерергә икәнлеген бәяләделәр.
Татарстанда мондый үзәкләр «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль программасы буенча оештырыла. 2019 елда “Үсеш нокталары” республиканың 90 мәктәбендә барлыкка килсә, 2020 елда алар 42 авыл мәктәбендә төзелде. 2021 елда республиканың 114 мәктәбендә "Үсеш ноктасы" цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре ачылачак, дип планлаштырыла.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.