Инде быел ук «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында заманча белем бирү таләпләренә туры китереп җиһазландырылган 76 мең урынга исәпләнгән 100гә якын яңа мәктәп төзеләчәк.
Мәктәпләрне төзү ныклы контроль астында алып барыла. Төзелә торган инфраструктура гомуми параметрларны – сыйныфның зурлыгын, китапханә, спорт һәм башка мәйданчыкларны заманча җиһазландыруны, мәктәпнең региональ һәм территориаль үзенчәлекләрен исәпкә ала.