РФ югары уку йортларына укырга керү өчен чит ил кешеләреннән 7 меңнән артык гариза бирелгән

2021 елның 3 июле, шимбә

Россия югары уку йортларында укырга теләүче башка илләрдән абитуриентлар саны елдан-ел арта. 2020/21 уку елында квота буенча 15 меңгә якын  чит ил кешесе кабул ителсә, 2021/22 ел квотасы 18 мең. Хәзерге вакытта Мәгариф һәм фән министрлыгына чит ил гражданнарыннан 7 меңнән артык гариза килгән, ә  кабул итү кампаниясе башланды гына.

2 меңнән артык гариза Россия югары уку йортлары тарафыннан хупланган, калганнары - карауда. Ләкин бу әле чик түгел.

Чит ил кешесенә Россия югары уку йортына бюджет урынына ничек керергә (квота буенча):

- РФ хөкүмәте квотасы буенча укырга гариза-анкетаны алдан тутырып, сайтта теркәлергә;

- сайлап алуда катнашу өчен чакыру көтергә;

- сайлап алуның икенче этабын узуга тәкъдим ителгән кандидатлар исемлегенннән,  шул ук сайтта үзеңне табарга;

- порталдагы шәхси кабинетта заявка статусын күзәтеп торырга.

РФ хөкүмәте квотасы буенча кабул итү мәсьәләләре буенча Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар линиясенә шалтыратырга була:

 8 (495) 122-22-68 (дүшәмбе-җомга: 8:00-20:00).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International