“Башлангыч сыйныфларда уку процессы гадәти режимда оештырылыр , мөгаен. Ә өлкәннәрдә инде, әйткәнемчә, конкрет ситуациядән чыгып карарга кирәк булачак. Минем уйлавымча, коллектив иммунитет булдырып һәм шул исәптән актив прививка ясатып, мәктәпләр, югары уку йортлары, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, эре компанияләр гадәти режимда эшләячәк ", - диде Владимир Путин.
Кайбер төбәк вәкилләре, мәктәпләренең авария хәлендә булуы турында сөйләделәр.
"Яңа мәктәпләр төзергә кирәк, безнең илдә мондый мәктәпләр якынча 1300. Барлыгы 40 меңгә якын мәктәп агымдагы ремонтка мохтаҗ һәм тагын 10 процент - капиталь төзекләндерүгә. Бу эшләргә акча планлаштырылган, шул исәптән яңа мәктәпләр төзелешенә дә, капиталь ремонтка да, программа тормышка ашырылачак», - дип ышандырды Президент.