Яшьләр "Пушкин картасы" буенча мәдәният учреждениеләренә йөри алачак - Владимир Путин

2021 елның 2 июле, җомга

Яшьләр өчен "Пушкин картасы" булдырылачак, аның ярдәмендә алар мәдәният учреждениеләренә йөри алачак, диде Россия Президенты Владимир Путин.

Ул бу хакта "Владимир Путин белән турыдан-туры линия" барышында белдерде.

"Яшьләргә 14 яшьтән 22 яшькә кадәр "Пушкин картасы" тәкъдим ителәчәк, картада 3 мең сум булачак, аны мәдәният учреждениеләренә йөрүгә тотарга мөмкин булачак", - диде Владимир Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International