КФУ полилингваль белем бирү буенча абитуриентлар кабул итүне дәвам итә

2021 елның 2 июле, җомга

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 2021 кабул итү кампаниясенә багышланган матбугат конференциясе узды.

Чарада Габдулла Тукай исемендәге Югары милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов, шулай ук профориентация эше үзәге мөдире Алмаз Закиров катнашты.

Рамил Мирзаһитов  кабул итү кампаниясе турында сөйләде. Педогогик белем бирү 2 юнәлештә: туган тел һәм әдәбият, чит тел- 5 ел укырга, 25 бюджет урыны каралган, икенчесе - татар теле, әдәбияты һәм журналистика, көндезге уку -4 ел , шулай ук 25 бюджет урыны.

Керү сынауларына килгәндә, рус теле һәм җәмгыять белеме буенча БДИ баллары  һәм өченче имтихан - татар теле, эчке  сынау 15 июльдә тест форматында узачак.

Шулай ук , «Педагогик белем бирү. Музыка»юнәлеше . Бюджет урыннары - 25. Укыту формасы - читтән торып. Тулырак мәгълүматны югары мәктәп сайтында табарга мөмкин.

Читтән торып уку бүлегендә Казан һәм Арча педагогика көллиятен тәмамлаучылар арасыннан башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү педагогларын әзерләү планлаштырыла.

Сессияне уңышлы тапшырган көндезге бүлектә укучы студентлар ("яхшы" һәм "бик яхшы" га), 15 мең сум күләмендә стипендия алачак.

Алмаз Закиров исә, Л. Толстой исемендәге рус һәм чит ил филологиясенең югары мәктәбендә, шулай ук И.А.Бодуэн де Куртенэ исемендәге Рус теле һәм мәдәниятара коммуникацияләр югары мәктәбендә кабул итү кампаниясе турында сөйләде. Хәзер анда барлыгы  4800 студент белем ала, шуларның 1500 е - чит ил гражданнары.

 2021 елда укырга 1134 студент кабул ителү планда каралган, 460 бюджет урынының321 е бакалавриатка, ә 139 ы магистратурага .

 Казан федераль университетына документларны онлайн  рәвештә - ике ысул белән тапшырырга була: Россия Федерациясе Дәүләт хезмәтләре порталы яки Казан университеты порталы аша, шулай ук аларны кабул итү комиссиясенә шәхсән үзең китерергә яки курьер хезмәте аша җибәрергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International