ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы: Физкультура укытучысы баланың спорт мөмкинлекләрен күрә белергә тиеш

2021 елның 3 июле, шимбә

Россия Президенты Владимир Путин указы буенча төп бурычларның берсе балаларда һәм яшьләрдә булган сәләтләрне үстерү. РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова һәм ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев катнашында "Бердәм Россия" кабул итү бүлмәсендә  узган туры эфир нәкъ шул темага  багышланган иде.

Станислав Андреев билгеләп үткәнчә, физкультура - ул рус теле һәм математика кебек үк мәҗбүри белем бирү предметы. Әмма хәзер балалар еш кына бу дәрестән азат итү турында белешмәләр китерә, сәламәтлекләре турында уйламыйлар.

Аның фикеренчә, физкультура укытучысы баланың спорт мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен күрә белергә тиеш һәм никадәр иртәрәк булса, шулкадәр яхшырак.

"Баланың нәрсә белән  кызыксынуын, нәрсәгә һәвәс икәнлеген ачыклый, күрә белергә кирәк. Талантсыз балалар юк, безнең барлык балалар да талантлы", - дип ассызыклады Станислав Андреев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International