Мамадышта белгечләр тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләрнең сорауларына җавап бирделәр

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Мамадышта районның тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләр катнашында семинар-киңәшмә узды. Мондый киңәшмәләрне гаиләгә  ярдәм күрсәтү, тәрбиягә бала алучы гаилә статусын ныгыту, балаларның кире кайтарылуын булдырмау максатында даими үткәрәләр.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муса Хуҗаҗанов, Чаллы шәһәренең гаиләләргә  ярдәм итү үзәге җитәкчесе Галина Сатаева, район опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Айгюн Велиева катнашты.

Игътибар үзәгендә гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре булды. Алар арасында , ата-аналарга бала белән ничек уртак тел табу, балаларның суицидаль тәртибен ничек кисәтү, шулай ук җәйге чорда мәктәп укучыларының ялын оештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International