Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды мәктәп укучыларына түләүгә гаризаларны 15 июльдән кабул итә башлаячак

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Россиянең пенсия фонды мәктәп укучыларына түләүгә гаризаларны 15 июльдән кабул итә башлаячак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Ул 6дан 18 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә августта 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнәчәк. Указны бүген Россия Президенты Владимир Путин имзалады, әмма бу түләүләрне билгеләү кагыйдәләре әлегә юк. Гаризаларны 15 июльдән кабул итә башлыйбыз, - дип аңлаттылар Пенсия фондында.

Түләүләр 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге Россия гражданнарына каралган. Түләүне билгеләү өчен РФ Пенсия фондына 2021 елның 1 ноябренә кадәр мөрәҗәгать итәгә кирәк.

Шул ук вакытта 31 июльгә кадәр аз керемле гаиләләр, 8дән 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүчеләр, тагын бер түләүгә дәгъва итә алалар. Айлык түләү хокукына тиешле яшьтәге балаларны ялгызы тәрбияләүче һәм кереме җан башына яшәү минимумыннан артмаган ата-аналар ия. Айлык керемне исәпләү өчен гаиләнең еллык керемен 12 айга һәм гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк.

Россия Пенсия фондының җирле бүлееләрендә гаризалар 1 июльдән кабул ителә башлады. Гаризаларны  дәүләт хезмәтләре порталы аша яки шәхсән  ПФРда тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International