Татарстанның Питрәч районы Богородское һәм Көек авылларында төзелә торган ике балалар бакчасында эчке эшләргә керештеләр. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре илкүләм проект буенча төзелә.
Богородскийда 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасында төзүчеләр диварларны штукатурлый һәм идәннәрне тигезли башлаганнар. Котельныйдан балалар бакчасына кадәр җылылык белән тәэмин итү челтәрләре сузылган, керамограниттан фасад төзелә башлаган. Көек авылындагы 220 урынлык балалар бакчасында да фасад төзүдә шундый ук эшләр алып барыла. Ике объектта да инженерлык системалары буенча эшләр төгәлләнеп килә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда балалар бакчаларында урыннар белән 94% бала тәэмин ителгән. Быел Казанда “Демография” илкүләм проекты буенча сигез балалар бакчасы ачылачак, Чаллыда - өч, Әлмәттә - бер. Тагын берәр бакча Әлмәттә һәм Эстачи, Богородское, Көек һәм Державин авылларында төзү планлаштырыла.