Ярты ел эчендә Татарстанда 50%тан артык балалар бакчасы, мәктәп һәм башка объектларга ремонт ясалды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш министрлыгы вәкиле Алексей Фролов сөйләде.
Киңәшмәне ВКС режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Фролов әйткән мәгълүматлар буенча, 2021 елда Татарстанда 28 төзелеш һәм ремонт программалары гамәлгә ашыра, аларга 25 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу акчаларга республикада 3 мең объект ремонтланачак, шул исәптә коммуналь инфраструктуралар да.
Республикада балалар бакчаларына капиталь ремонт эшләре 59% ка тәмамланган . Гомуми белем бирү оешмалары буенча бу күрсәткеч 71% тәшкил итә .мУңайлы мохитне оештыру программасын гамәлгә ашыру да ахырына якынлашкан.
"Мәктәпләрдә кайнар туклануны оештыру программасына беренче елда ук 198 объект кертелгән. Шулардан 176 сында эш башланды”, - диде Фролов. Моннан тыш, Кама төзелеш көллияте тулай торагында ремонт эшләре төгәлләнде, тагын ике объектта әле эш бара. 2021 елда ремонт тагын биш тулай торакка кагылачак.
Быел планлаштырылган ресурс үзәкләренең берсендә генә ремонт тәмамланган, дүртесендә эш бара. Программа 52% үтәлгән.