Россия югары уку йортларына интеллектуаль милекне яклау һәм коммерцияләштерү буенча уку программаларын эшләтеп җибәрергә ярдәм итәчәкләр. РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның грантлар бирү тәртибе раслана торган карары Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.
Шул грантлар ярдәмендә югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүгә бәйле чыгымнарны каплый һәм уку модульләрен эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга акча тота алачак.
Мәгариф һәм фән министрлыгы 10 августка кадәр грантлар алуга конкурс оештырырга тиеш.