30 июньдә ТР Мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Татарстан Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша катнашты.
2021 елда БДИ оештыру һәм уздыру барышында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлтелгән чаралар турындагы доклад белән министр урынбасары , мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов чыгыш ясады.
Шулай ук, юридик бүлек җитәкчесе, кадрлар сәясәте бүлеге начальнигы чыгыш ясадылар.
Равия Шрша үз докладында Министрлыкта коррупциягә каршы эшне оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау буенча конкрет тәкъдимнәр бирде.
Ахырда Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ведомство карамагындагы учреждениеләр, шулай ук гомуми белем бирү оешмалары эшчәнлегендә коррупция куркынычын минимальләштерү буенча министрлык тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар турында доклад ясады.