ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның яңа составы сайланды

2021 елның 6 июле, сишәмбе

1 июльдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның яңа составтагы беренче утырышы булды.

 Быел  министрлык каршындагы Иҗтимагый советның 2018 елдан 2021 елга кадәр вәкаләтләре тәмамланды. 3 ел эчендә гаять зур эш башкарылды, мәгариф өлкәсендәге иң актуаль мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр каралды, фикер алышулар һ.б. булды.

2019 елдан башлап Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыруда уңышлы катнаша. Ике ел дәвамында проект кысаларында белем бирү оешмаларын ремонтлау һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү, һөнәри белем бирү оешмалары базасында ресурс үзәкләре инфраструктурасын үстерү, мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре каралды.

Утырышта бердәм карар белән расланды:

Рәисе-Тимирясова Асия Витальевна, ТР Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры, икътисад фәннәре докторы;

Рәис урынбасары-Гильмеева Римма Хәмид кызы - ТР Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе урынбасары, педагогика фәннәре докторы, профессор;

Секретаре-Скобельцына Елена Германовна, «Казан (Идел буе) федераль университеты» каршындагы  «Н.И. Лобачевский исемендәге лицей»гомуми белем бирү интернат-мәктәбе директоры.

Иҗтимагый совет әгъзалары имтиханнар вакытында, БДИ һәм ГДИ тапшыручы ата-аналар һәм балалар өчен хокук бозуларны кисәтергә мөмкинлек бирүче методик кулланма эшләү тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International