7 июль көнне Казан сәүдә-икътисад техникумында (Казан, Энгельс ур. 12 нче йорт) лидерлык проекты финалистлары делегациясе – Россия махсус олимпиадасы хәрәкәте берләштерелгән Лидерлыгы белән «Абилимпикс»яшьләр хәрәкәте лидерлары очрашуы булачак.
Очрашуда кунакларга Татарстанда һәм Россиядә Махсус Олимпиада хәрәкәтен үстерү турында сөйләячәкләр. Инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча ярышларда катнашучылар һәм призерлар Россия махсус олимпиадасыннан килгән кунаклар өчен «Карвинг», «студия фотографиясе» һәм «Флористика»компетенцияләре буенча мастер-класслар үткәрәчәк.
Чара Казанда 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында узачак. Ярышлар спортның 7 төре буенча узачак: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кар чаналарында йөгерү. Турнирда 100 илдән 2000дән артык атлет катнашачак.
6 июльдә Бауман урамында Бөтендөнья кышкы уеннары башланырга 200 көн калу уңаеннан урнаштырылган киредән санаучы стеланы ачу тантанасында булачак.
Белешмә өчен:
Абилимпикс-ул төрле категория инвалидларының һөнәри осталыгы буенча ярышлар, хәрәкәтнең исеме инглизчә Olympics of Abilities («мөмкинлекләр олимпиадасы») нан кыскартылган. Татарстан Республикасы 2016 елдан бирле «Абилимпикс» хәрәкәтендә актив катнаша.