Россиядә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту өчен кадрлар кытлыгы саклана. Бу хакта 5 июльдә вице-премьер Татьяна Голикова совет утырышында сөйләде. Ул рта һөнәри белем бирү системасында инклюзив педагоглар җитешмәвен әйтте.
Урта һөнәри белем бирү оешмалары студентларының гомуми саны 5 ел эчендә 1,6 тапкырга артты һәм узган ел 3,3 млн кеше тәшкил итте, шул исәптән инвалидлар нибары 32 мең, бу 1% тан да кимрәк. Урта-махсус уку йортларының инфраструктурасы һәм кадрлар потенциалы мондый балалар белән эшләүгә әзер түгел", - дип аңлатты вице-премьер.
Ул шулай ук урта-һөнәри инклюзив белем бирү системасында барлыгы 135 мең педагог эшләвен, тагын 10 меңләп педогог кирәклеген әйтте.