Рус география җәмгыяте «Орленок» балалар үзәгендә «Ачышлар дөньясы» профильле сменасында катнашу өчен гаризалар кабул итүне озайтты, дип хәбәр итә РГҖ матбугат хезмәте.
Кара диңгез ярында укыту программасы 2021 елның 5/6-25/26 октябренә исәпләнгән. Гаризалар 1 августка кадәр кабул ителә.
Анда Россиянең барлык төбәкләреннән 11 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, география белән мавыгучы 5-10 сыйныф укучылары, шулай ук яшьләр һәм балалар берләшмәләрендә актив эшчәнлек алып баручылар чакырыла.
«Орленок» Бөтенроссия балалар үзәге – РФ Мәгариф министрлыгы карамагындагы, 11-16 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр өчен федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе. 2020 елның июлендә үзәк үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте.