2021 елның 24 һәм 25 июнендә Татарстан Республикасында информатика һәм ИКТ буенча бердәм дәүләт имтиханы компьютер формасында уздырылды. Анда 2279 кеше катнашты. 2021 елда әлеге имтихан беренче тапкыр компьютерларда үткәрелгән, элек чыгарылыш сыйныф укучылары кәгазь бланкларда имтихан эшен язган.
Татарстан Республикасында КБДИның уртача баллы - 69,61 балл (2020 елда - 66,61). БДИның 41 катнашучысы 100 балл алды. 2020 елда Татарстанда информатика һәм ИКТ буенча 37 йөз балл җыючы булган. 2021 елда 769 (33,74%) кеше 80 баллдан артык җыйган, 2020 елда югары балл җыючылар 553 (28,39%) булган.
Имтиханны җитди сәбәп белән 5 кеше тәмамлый алмады, алар БДИга резерв көнне кертелде.
КБДИның 88 катнашучысы бусаганы үтә алмады (3,87%). Алар яңадан әлеге фәнне 2022 елда гына тапшыра алачак.
Имтиханда катнашучыларның барлык җаваплары автомат рәвештә экспертлар катнашыннан башка тикшерелде. КБДИ тарафыннан куелган баллар белән килешмәү турындагы апелляция процедурасы каралмаган.