Татарстанның Әлмәт районында 12 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ 100 баллга тапшырды

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Татарстанның Әлмәт районында быел 145 укучы медаль алды, ә БДИ ны 100 баллга тапшыручылар 12. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Instagramда туры эфирда әйтте.

"Чынлыкта бу бик шәп нәтиҗә. Йөз баллчылар буенча без узган елларны да  уздык. Бу безнең укытучыларның  да зур казанышы Һәм, әлбәттә, бу безнең югары балл җыйган укучыларыбызныкы. Котлыйм сезне. Үзегез теләгән югары уку йортларына керүегезне телим”, - дип котлады шәһәр мэры.

Район башлыгы Әлмәттә мәктәп чыгарылыш кичәләре тәмамланды. Быел чикләүләр аркасында  гомуми чыгарылыш тантанасы  оештырылмады,  әмма барлык мәктәпләрдә дә чыгарылыш кичәләре узды диде.

«Мин 1 һәм 12 нче мәктәпләрдә булдым. Бик яхшы  булды, үземнең мәктәп елларын искә төшердем”, - диде район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International