Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Машляк һәм Югары Тимерлек мәктәпләрендә “Мәгариф” илкүләм проекты буенча булдырылган шахмат зоналары ачылды.
Чара авыл җирлекләре башлыклары Марат Заһидуллин һәм Альберт Әлмиев катнашында узды. Алар мәктәпләргә шахмат җыелмалары бүләк иттеләр.
Олы Машляк мәктәбендә шахмат түгәрәге җиде елга якын эшли. Түгәрәк җитәкчесе Рәшит Әхмәтшин сүзләренә караганда, балалар шахмат уйнарга тиеш, чөнки уен логик фикерләүне үстерә.
Милли проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путинның "май указлары" нигезендә гамәлгә ашырыла. «Мәгариф» илкүләм проектының максаты - гомуми белем бирү сыйфатын күтәрү өчен белем бирүнең яңа технологияләрен һәм ысулларын кертү.