2022 елда Татарстанда мәктәп яны лагерьлары өчен кешбэк программасын киңәйтергә телиләр

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

2022 елда палаткалы һәм мәктәп яны лагерьлары өчен  кешбэк программасын киңәйтү планлаштырыла, аның буенча ата-аналар  лагерьга юллама бәясенең 50%ына кадәр кайтарырга мөмкин. Хәзергә  ул 69 стационар лагерь өчен генә эшли. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков җиткерде.

 "Балалар лагерьлары өчен кешбэк программасы Татарстанда беренче ел эшли, иң  элек шундый ук программа республикага килүче туристлар өчен барлыкка килгән иде. Без бу программа тагын да  киңәер дип өметләнәбез ", - диде ул.

Ул акча кайтару өчен мәҗбүри шарт булып юлламаны МИР картасы аша алу һәм  лагерьдан ял итү көннәре күрсәтелгән акт яки килешү кирәк, аны аны учреждениедән соратып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International