2021 елда Бердәм дәүләт имтиханында 681 меңнән артык кеше катнашты, шуларның 624 меңнән артыгы - быелгы чыгарылыш укучылары. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте.
Имтиханнарны оештыруда 345 меңнән артык белгеч катнашкан, БДИ барышын 40 меңгә якын иҗтимагый күзәтүче күзәткән.
"Без рекордлы күрсәткечкә ирештек: имтиханнар уздыру пунктларында аудиторияләрнең 99% ы онлайнда иде, имтихан барышын читтән торып күзәтү үткәрелде", - дип шәрехләде Анзор Музаев.
Сынаулар 58 илдә 5820 пунктта узды. Безнең илдән читтә булган укучылар илчелекләр каршындагы мәктәпләрдә БДИ язарга мөмкинлек алды.
Рособрнадзор җитәкчесе искә төшергәнчә, һәр экзамен кабул итү пунктында медпункт эшләгән, 9 меңнән артык медик мәктәпләрдә булган. Барлык имтиханнар эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәп үткәрелде: аудиторияләрнең дезинфекциясе, социаль дистанцияләү, график буенча имтиханнар үткәрүне оештыру, чыгу юлында термометрия һ. б.
Әгәр имтиханда авырып киткән кеше ачыкланса, аның белән элемтәгә кергән укучыларны карантинга җибәрү каралган.
БДИның өстәмә чоры 12 июльдә башлана, анда имтихан бирмәгән яки объектив сәбәпләр аркасында төп дулкында катнаша алмаган чыгарылыш укучылары катнашачак.
"Имтиханга белдерелгән 2101 катнашучыдан 515 кеше - карантинда булган яки аттестация чорында авырган укучылар", - дип ачыклык кертте Анзор Музаев.