Вице-премьер Татьяна Голикова социаль өлкәдә попечительлек мәсьәләләре буенча Совет утырышын уздырды һәм сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен белем алу мөмкинлеге мәсьәләләре турында фикер алышты.
Россиядә бүген инвалидлыгы булган 11,5 миллионнан артык кеше яши, алар исәбенә 700 мең бала һәм 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 900 мең яшь кеше керә. Аларның барысы да белем алуга хокуклы, һәм уку йортлары аны гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә тиеш.
«Бу кешеләр өчен белем алу - ул булачак һөнәр алу гына түгел, ә социальләшү дә, лаеклы тормыш дәрәҗәсе дә», - дип ассызыклады Татьяна Голикова.
Безнең илдә ОВЗ һәм инвалидлыгы булган балалар өчен белем бирү ничек оештырыла соң? Бу хакта үзенең чыгышында Татьяна Голикова сөйләде.