«Россия Президенты карары белән педагогик белем алуга ике ел дәвамында 10 млрд сум бүлеп биреләчәк. "Россиянең киләчәк буыны укытучысы" программасы формалаштырылды, аны гамәлгә ашыру өчен без педвузларны шартлар яхшырту күзлегеннән генә түгел, ә профессорлар-педагогик составның квалификациясен күтәрү программаларын әзерләү һәм камилләштерү күзлегеннән дә тулысынча яңартачакбыз", - диде Сергей Кравцов.
Быел бу ихтыяҗлар өчен 5 млрд сум акча бүленгән, студентлар, мәктәп укучылары һәм яшь укытучылар өчен факультетлар технопаркларын ачу планлаштырыла, дип өстәде ул.
Инде быел һәр федераль педуниверситет базасында “Белем” җәмгыятенең төбәк үзәге (барлыгы 33 үзәк) барлыкка киләчәк.
Мәгариф министры билгеләп үткәнчә, педвузлар белән тыгыз эш алып бару, ректорлар белән хезмәттәшлек итү мөһим. Белем бирү программалары камилләштерелә, алар стандартлар, кодификаторлар, база программалары, мәктәптә цифрлы белем бирү тирәлеген гамәлгә кертү өлешендә дә, белем бирү сыйфатын бәяләү өлешендә дә күзәтелә торган үзгәрешләр белән синхронлаштырылачак.