Татарстанлылар «Физик культура һәм спорт - һәлакәтле гадәтләргә альтернатива» бөтенроссия читтән торып уку акциясе лауреатлары һәм дипломантлары булдылар.
Татарстаннан 1 катнашучы “лауреат” исеменә лаек булды һәм 1 катнашучы дипломант булды. Бу Чистай һәм Спас районнары вәкилләре. Искәртәбез, апрельдә конкурсның төбәк этабы узды. Конкурска барысы 109 эш тәкъдим ителде. Анда Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Чистай, Ютазы районнары, Чаллы һәм Казан шәһәре мәгариф учреждениеләре катнашты.
Төбәк этабында җиңүчеләр эшләре акциянең бөтенроссия этабына юнәлдерелде.
Нәтиҗәдә, бүләкләрне Татарстаннан ике вәкил алды. Шуларның берсе - Чистай районының «Радуга» 2 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы. Мәктәпкәчә учреждение “Физкультура-сәламәтләндерү технологияләре” номинациясендә лауреат исемен алды. Ә Спас районы балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рәшид Зыятдинов «Физик тәрбия лидерлары» номинациясендә дипломант булды.