Татарстанда мәгариф объектларын капиталь ремонтлау 51%ка төгәлләнгән

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Республика мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт планы яртысыннан артыгы төгәлләнде. 2021 елда бу эшләргә 2 млрд сум акча  каралган.

Төбәктә мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру 2012 елдан башланды. Узган елларда 1,4 меңнән артык мәгариф учреждениесе ремонтланган.

Быел 213 мәгариф объектына капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Алар арасында 33 муниципаль мәктәп, 10 коррекцион мәктәп, 48 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, 116 объектта функциональ зоналарны ремонтлау, шулай ук дүрт объектта уңайлы мохит булдыру буенча эшләр башкарыла. Финанслау күләме 2 млрд сум тәшкил итә. 2 нче июльгә ул 51% үтәлгән. Матбугат конференциясендә мондый мәгълүматларны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров китерде.

Татарстанда мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга бәйле башка программалар да эшли. Әйтик, ел башыннан мәктәпләрдә кайнар туклану оештыру буенча яңа программа эшли башлады. Аның буенча 1 млрд сумлык 198 объектны ремонтлау планлаштырылган. Хәзер 176 шундый объектта эшләр бара.

Шулай ук 2014 елдан башлап республикада ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. 82 шундый учреждение ремонтланган. Быел 500 млн сумлык тугыз объектны ремонтлау планлаштырыла. 2 июльгә башкарылган эшләр күләме 52% тәшкил итә.бер объет инде тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International