Чаллыда «Демография» илкүләм проекты буенча яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Чаллыда 131 нче “Нуркайлар” (“Лучик”) балалар бакчасы нәниләрне кабул итәргә әзер.

Автоградның 63 комплексында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзү эшләре тәмамланды.

“Демография” илкүләм проекты кысаларында төзелгән балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән. Балалар бакчасында 12 төркем эшләячәк, шуларның алтысы – ясле төркеме.

Бинаның мәйданы - өч мең квадрат метрдан артык.

Балалар бакчасын төзү  246,5 млн. сумга төшкән. Шәһәр администрациясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа уку елында Яр Чаллыда 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балаларның 80%ы балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителәчәк.

Балалар бакчасы камералар белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International