Балык Бистәсе районының Котлы Бүкәш мәктәбендә «Мәгариф» милли проекты кысаларында ачылган «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге уңышлы эшли.
"Үсеш ноктасы" буенча укучылар "Технология", "Информатика", "Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре" предметлары буенча белем алалар. Фәннәр кабинеты таләпләр нигезендә җиһазландырылган. Укучыларның цифрлы технологияләрне тирәнтен өйрәнү өчен мөмкинлекләре бар. Проектның мөһим өлеше шахмат уенын үзләштерү. Без аңа аерым игътибар бирәбез, - ди “Үсеш ноктасы” үзәге җитәкчесе Наил Шакиров.
Шахмат буенча педагог Петр Степанов үзәкнең авылда яңа спорт юнәлешен ничек үстерергә ярдәм итүен сөйләде:
«Без бу юнәлештә икенче ел эшлибез. Түгәрәктә бишенче, алтынчы, сигезенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары шөгыльләнә. Атнага ике тапкыр очрашабыз. Кабинетта укыту өчен бөтен шартлар тудырылган. Өч шахмат өстәле, сигез шахмат җыелмасы, вакытны санаучы сәгать бар. Дәресләрдә шулай ук иганәче бүләк иткән шахмат җыелмасын да кулланабыз. Былтыр безнең мәктәптә узган әтиләр советы конференциясендә шахмат уены конкурсы оештырылды. Анда күрше авыллардан килгән укучылар катнашты.
Алена Кузьмина - икенче, Рәдиф Гыйльмиев - өченче урынны яуладылар. Шахмат - ул түземлек таләп итә торган спорт төре. Ул баланың фикерләвен үстерергә ярдәм итә, сабырлыкка өйрәтә", - диде ул. Алена Кузьмина бу түгәрәккә рәхәтләнеп йөрүен әйтте.
"Миңа монда бик ошый. Шахмат уйнарга яратам. Минем әти дә бу уенны яхшы белә. Өйдә без аның белән уйныйбыз, бер-беребезне җиңәргә тырышып", - ди ул.