Путин Хөкүмәткә 7 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр буенча йөкләмә бирде

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

РФ президенты Владимир Путин өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр буенча чараларны гамәлгә ашыру турында күрсәтмә бирде. Йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында бастырылган.

Шулай ук Министрлар Кабинетына РФ норматив хокукый актларын үтәүнең күрсәтелгән түләүне билгеләүгә һәм гамәлгә ашыруга кагылышлы төбәк хокук куллану практикасына мониторинг үткәрергә һәм әлеге мәсьәлә буенча кайнар линия эшен оештырырга кирәк булачак. 

Элегрәк Путин төбәк буенча баланың яшәү минимумының 50, 75 яки 100% тәшкил итә ала торган өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга түләүләр турында указга кул куйган иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International