"Аларга барлык юллар да ачык": «Абилимпикс» һәм махсус олимпиада лидерлары Казанда очраштылар

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

"Без бүген Казанда атлет-лидерлар съездын уздырабыз. Мондый чаралар ел башыннан уздырыла. Балалар бөтен Россия буенча онлайн-режимда чыгыш ясадылар, Бөтендөнья уеннары алдыннан махсус олимпиада программасы буенча үз проектларын якладылар. Казанга килеп квалификацияләрен күтәрү өчен  15 иң яхшы атлет сайлап алынды. Бүген лидерлар советының беренче утырышы узачак", - дип хәбәр итте журналистларга Россиядә махсус олимпиада генераль директоры Егор Лебедев.

«2022 елда Россия Федерациясендә ике зур  халыкара вакыйга - Казанда махсус олимпиада һәм Мәскәүдә "Абилимпикс" халыкара чемпионаты узачак. Бу ике чара да балаларга  ярдәм итүгә юнәлтелгән», - дип хәбәр итте һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

 Мондый чаралар,  яшьләр алдында, сәламәтлекләре ничек булуга карамастан, барлык юллар да ачык икәнлеген күрсәтә.

Махсус олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Казанда 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак. Ярышлар җиде спорт төре: тау чаңгысы, сноуборд, флорбол, чаңгы узышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кар өстендә йөгерү буенча оештырылачак. Катнашучылар арасында Татарстаннан 24 вәкил булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International