Казанда 1 июльдән 20 июльгә кадәр хәрби югары уку йортларына керү өчен кандидатлар сайлау уза. Инде икенче ел рәттән мондый сайлап алулар югары уку йорты базасында түгел, ә төбәкләрдә үтә.
"Офицерлар составы - ул кораллы көчләрнең нигезе. Хәзер егетләрне хәрби уку йортларында хезмәткә әзерләүгә зур игътибар бирелә. Быел санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә сайлап алулар төбәкләрдә үтә, - диде ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин.
Хәрби комиссар сайлап алуларда ,коронавирустан саклану чараларына игътибар итәргә чакырды. Барлык абитуриентлар ПЦР-тестны Covid-19 га нормативлар тапшыру урынына килгәнче тапшыра, ә монда социаль дистанция,битлек режимы һәм термометрия тәэмин ителә. Моннан тыш, барлык балаларга вакцинацияләнергә киңәш иттеләр. Абитуриентлар гомуми мәктәп программасы буенча психологик тестлар һәм имтихан тапшыралар. Аннары берничә төрле физик нормативлар тапшыралар: турникта күтәрелү , 100 метрга йөгерү, өч километрга йөгерү (кызлар өчен - бер километр) һәм 100 метр дистанциягә йөзү.
Татарстанлылар арасында Россиянең 35 хәрби вузына укырга керергә теләп 1 меңнән артык гариза бирелгән.
Абитуриентларны илнең хәрби вузларына сайлау Казанда 20 июльгә кадәр узачак.