Россия хөкүмәте балалар һәм спорт мәйданчыклары төзүгә 1 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәк

2021 елның 9 июле, җомга

РФ Хөкүмәте балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү һәм төзекләндерү өчен 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк, диде , Россия министрлар кабинеты утырышында Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин.

 «Акчаның 1 миллиардтан артыгы Россия Федерациясенең 44 субъектында балалар һәм спорт мәйданчыклары, ял зоналары булдыруга һәм төзекләндерүгә, яктыртуга һәм җәяүлеләр өченюлларны карауга тотылачак. Шулай ук, 68 миллион сумны Кострома өлкәсендә ата-ана тәрбиясеннән  мәхрүм булган  балаларга ярдәм үзәгенә юл төзелешенә җибәрәбез», - диде Михаил Мишустин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International