1-9 сыйныфларда финанс белеме бирү мәҗбүри булачак

2021 елның 10 июле, шимбә

Мәктәпләрдә финанс белеме бирү мәҗбүри булачак, дип хәбәр итә Россия Банкы матбугат хезмәте.

Финанс белемен мәҗбүри укыту 1-9 сыйныфларда яңа ФГОСда беркетелгән, алар Россия Банкы катнашында эшләнгән.

Укучыларда беренче сыйныфтан интернетта үз-үзеңне сак  тоту күнекмәләрен формалаштыру планлаштырыла, шул исәптән финанс операцияләрен башкарганда да. Аларны шулай ук гаилә керемнәрен һәм чыгымнарын ничек анализларга, шәхси финанс планын төзергә өйрәтәчәкләр. Башлангыч мәктәптә финанс белеме элементлары "Математика" һәм "Әйләнә-тирә дөнья" кебек фәннәрдә барлыкка киләчәк.

5-9 нчы сыйныфларда укучылар эшкуарлык эшчәнлеге куркынычларын бәяләү һәм финанс мошенниклыгының төрле төрләрен ачыклау дәресләре «Җәмгыять белеме», «Математика» һәм «География» предметлары буенча бүленәчәк.

Яңа белем бирү стандартлары буенча 1 нче һәм 5 нче сыйныфларда укыту 2022 елның 1 сентябреннән башланачак, әмма программаны ата-аналары белән килештереп, 2021 елда ук үзгәртергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International